news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында яшьләрне тарихи мирас үрнәгендә тәрбияләү кирәклеген искәрттеләр

Тарихны саклау һәм яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү мөһимлеге мәсьәләләрен Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр күтәрде.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КПРФ фракциясе яшьләрне идеологик тәрбияләү һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде.

Чарада катнашучылар яшьләрне тәрбияләүнең тарихи традицияләргә нигезләнгән алым турында фикер алышты,ул гамәли һәм закон чыгару эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

«Көндәлек тәрбия эше турында онытырга ярамый. Әгәр укытучылар, ата-аналар, мәктәп һәм югары уку йортлары яшьләрне узган тарихыбызның иң яхшы традицияләрендә әзерләүдә берләшмәсә, безгә киләчәкне күрәсе юк», — диде ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.  

Парламентарий искә төшергәнчә, тарихи үткәнне саклау мөһимлеге һәм яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү кирәклеге турында Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр сөйләде.

Депутат фикеренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантана  - «безнең тарихи үткәнебез, аннан башка бүгенге көн һәм киләчәк юк».

«Бу безнең күпмилләтле халкыбыз бәйрәмнәре, — дип искәртте Миргалимов. - Бердәмлек һәм идеядән башка без Бөек Ватан сугышында җиңелгән булыр идек. Нәкъ менә патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт, безнең бәйсезлекне һәм азатлыкны саклап калу кирәклеген аңлау безгә фашизмны җиңүгә ачкыч бирде».

Матбугат конференциясендә коммунист депутатлар шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру, аның сәяси хокукларын саклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрен дә кузгатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100