news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Конституциягә төзәтмәләр турында әйткән сүзләренә ачыклык кертте

Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгатьчелек вәкилләренең каршылыклы реакциясен тудырган фикеренә аңлатма бирде.

Татарстан мөфтие Конституциягә төзәтмәләр турында әйткән сүзләренә ачыклык кертте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы элегрәк әйтелгән сүзләренә ачыклык кертте. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең яңа белдерүен тулысынча тәкъдим итә:

«Кызганыч, Конституциядә үзгәрешләр турындагы закон проектына төзәтмәләр буенча дискуссия кысаларында әйтелгән минем шәхси фикерем буенча артык төрле, шул исәптән корректлы булмаган комментарийлар барлыкка килде.

Конституциядә Аллаһ исемен искә алу буенча, Аллаһка шөкер, нигездә, гомуми аңлашу бар, ә менә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсе турында каршылык барлыкка килде. Шуңа күрә аңлатма бирергә кирәк дип саныйм.

Трактовкаларның һәм гаепләүләрнең төп юнәлешләре нинди соң? Беренчесе — мөфти Татарстан позициясен игълан итте, икенчесе — ул ил Президенты төзәтмәләренә каршы, өченчесе — россиялеләрне (русларны) дәүләт төзүче халык дип танырга теләми.

Әйдәгез, тәртип буенча карыйк. Минем сүзләрем — бары тик минем шәхси фикерем. Ул «Бизнес онлайн» басмасы мөрәҗәгатенә җавап итеп әйтелде. Моннан тыш, мин үземнең күзаллавымны безнең милли лидер башлаган дискуссия кысаларында формалаштырдым.

Россия Президенты В. В. Путин Конституциягә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләр турында гомумән фикер йөрткәндә, мин аларны кабул итәм һәм алар өчен тавыш бирәчәкмен. Мин анда соңгы дистә елларда Россия казанышларын Конституциядә беркетүне, халыкара аренада дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга омтылыш, шулай ук Федерация эчендә хакимият балансын булдыруны күрәм. Президентның рухи үсешне, традицион конфессияләр инициативасын үстерүгә зур игътибар бирүен дә күрәбез.

Хәзер «дәүләт төзүче халык» турында. Мин төзәтмәгә каршы сүз әйтмәдем, аны формалаштыру өлешендә шикләнү белдердем. Дәүләт теле буларак, рус теленең аерым статусы һичшиксез булырга тиеш. Дәүләт рус халкы мәнфәгатьләрен чагылдырырга һәм якларга тиешме — әлбәттә, чөнки алар илдәге халыкның күпчелеген тәшкил итә. Бу очракта бәлки Конституциядә түбәндәге тезисны куллану уңышлы булыр иде: «Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы һәм рус халкы ихтыярын белдереп». Бу алым дәүләтнең күпмилләтле булуын һәм аның рус халкы язмышында аерым ролен ассызыклап үтәр иде.

Ахыр чиктә, без барыбыз да Ватаныбызның чәчәк атуын кайгыртабыз. Ә дискуссияләр безнең файдалы булырга теләвебезне, илнең төп законына аргументлы күзаллавыбызны кертергә омтылуыбызны чагылдыра».

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин илнең Төп законына «дәүләт төзүче халык» төшенчәсен кертү кирәклегенә шик белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100