Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш сәфәре кыла

Анда эшлекле очрашулар билгеләнгән

 (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына бер көнлек эш сәфәре кыла.

“Татар-информ” МА на ТР Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин белдергәнчә, анда эшлекле очрашулар билгеләнгән.

Искәртеп узабыз: Татарстанда “Кырымда яшәүчеләргә ярдәм” фонды оештырылган. Бу күп кенә татарстанлыларның һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре хезмәт коллективлары Кырым Автономияле Республикасының күп милләтле халкына ярдәм итү инициативасы белән чыгу белән бәйле.