news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанда Конституциягә төзәтмәләр кертү турында фикер алышачаклар

Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанда Конституциягә төзәтмәләр кертү турында фикер алышачаклар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган инициативалары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы татарстанлыларның үткәрелә торган сәяси үзгәртеп коруларга кызыксынуын раслый. Шундый фикерне бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашканда әйтте. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган инициативалары буенча җәмәгатьчелек фикер алышу башлануы Татарстан гражданнарының бу мөһим сәяси үзгәртеп коруларга карата кызыксынуын күрсәтә, — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Якын арада иҗтимагый фикер алышулар Казан федераль университетында һәм башка мәйданчыкларда узачак».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Конституциядә РФ субъектларының Конституция һәм устав судларының дәүләт хакимиятенең гомуми системасында роле һәм урыны тиешенчә чагылдырылмаган. Гамәлдәге Конституциянең 71, 72, 73 маддәләрендә федераль үзәкнең, төбәкләрнең вәкаләтләре һәм уртак эш предметлары төгәл билгеләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, теләсә кайсы очракта региональ законнар чыгару бердәм хокукый системаның бер өлеше булып тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100