Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда архив эшенә бик җаваплы карыйлар
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, саклау урыны — уникаль байлык, аны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «архивларны цифрлы трансформацияләү» Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет узды. Утырышта Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия субъектлары вәкилләре катнашты.
«Республика җитәкчелегенә республикада яңадан Бөтенроссия Архив эше советын уздыру мөмкинлеге биргән һәм республикада архив эшен үстерүдә һәрвакыт ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Соңгы елларда без Татарстан архивчылары эшендә сизелерлек алга китеш күзәтәбез. Бигрәк тә мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертүне үстерүдә катнашу тәэсир итә», — диде Артизов.
Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин республикада архив эшенә бик җаваплы карауларын билгеләп үтте, аның фикеренчә, архив — «уникаль байлык — киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле саклагыч».
«Бүген, XXI гасырда, без цифрлаштыруны, икътисадны һәм архивлаштыру системасын актив үстерергә кирәклеген аңлыйбыз. Республикада халыкара комитетлар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә документларны күчермәләрдә яки төп нөсхәләрдә ала алдык, әмма саклап калу өчен — цифрлаштыру һәм яңа буыннарга тапшыру мөмкинлеге булдыру зарур», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз