news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләп бетерделәр

Республикада илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе катнашты.

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләп бетерделәр
Үзәк сайлау комитеты

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләү тәмамланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дезинфекция чаралары тавыш бирү урыннарында барлык алты көн дәвамында — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәрелде. Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре һәр көнне тавыш бирү тәмамланганнан соң санитар эшкәртү үткәрде.

«Белгечләр тавыш бирү кабинкасын, җиһазларны, барлык керү-чыгу урыннарын һәм стеналарны, участок урнашкан бинаның болдырына кадәр дезинфекцияләде. Тавыш бирү участогы эшкәртелгәннән соң, аны тавыш бирүнең киләсе көненә кадәр бикләп куйдылар. Бу тавыш бирүнең куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итте», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Тавышларны санап бетергәч, белгечләр бүлмәләрне тулысынча санитар эшкәртте. Бүген республика Үзәк сайлау комиссиясе территориясендә соңгы профилактик дезинфекция чарасы узды.

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлыгы 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100