news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Путинның Конституция буенча эшче төркем белән очрашуында катнашты

Дәүләт башлыгы эшче төркеме әгъзаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген видеоэлемтә буенча Конституциягә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларына рәхмәт әйтте. Онлайн-очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез яхшы һәм профессиональ дәрәҗәдә генә эшләп калмадыгыз, ә ахыргы нәтиҗәнең бөтен мөһимлеген аңлап, чын һәм ихлас күңелдән башкардыгыз. Сезнең турыдан-туры керткән өлешегез — ул дәүләт төзелеше өлкәсендәге дөньякүләм тәҗрибәне, башка илләрдә конституцион хокук үсешенең заманча тенденцияләрен анализлау һәм исәпкә алу, дискуссия оештыру, кешеләрнең, ягъни Конституциягә кертелгән үзгәреш авторларының барлык инициативаларын системалаштыру һәм гомумиләштерү», — диде Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, илнең Төп законына төзәтмәләр халык ихтыяры буенча кабул ителгән һәм үз көченә керә. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң яңартылган Конституциягә тулысынча туры килергә тиешле барлык закон чыгару базасын сыйфатлы үстерү булачак, дип өстәде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика законнарына төзәтмәләр кертү мөмкинлеген кире какмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100