news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ишегалларында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү мәйданчыклары була

Гомумроссия тавыш бирү өчен туры килә торган йорт яны территорияләре исемлеге 15 июньгә әзер булачак.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда йорт алды территорияләрендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен мәйданчыклар оештырырга планлаштыралар. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Әгәр ишегалдында мондый мөмкинлек булса, өсте каплаулы урын яки беседка оештырырга мөмкин. Халык ишегалдына чыга һәм тавыш бирә алачак. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге тавыш бирү барлык катнашучылар өчен куркынычсыз булсын өчен чаралар күрә», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада һәр шәһәрдә һәм районда мондый мәйданчыкларны сайлау мәсьәләсе карала. Тавыш бирү өчен яраклы йорт яны территорияләренең исемлеге 15 июньгә кадәр әзер булачак.

«Без ишегалларында мондый мөмкинлек бармы-юкмы икәнлеген анализлыйбыз, чөнки анда участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасын, күзәтүчеләрне, волонтерларны урнаштырырга кирәк. Алар температураны үлчәячәк, тавыш бирү әрҗәсен куярга кирәк. Сайлаучы үзен имин хис итәргә, перчатка, битлек алу, кулларны дезинфекцияләү мөмкинлеге булырга тиеш», — диде докладчы.

Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ачыклаганча, ишегалларында тавыш бирү «массакүләм характер йөртмәячәк». «Мин төгәл әйтә алам, бу барлык ишегалларында да булмаячак. Һәм бу көнне нинди һава торышы булуы мөһим. Әгәр һава торышы начар булса, мин, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак, тавыш бирүнең мондый төренә катгый рәвештә каршы торам», — диде ул.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән, әмма 25 июньнән тавыш бирергә мөмкин булачак. 5-21 июньдә тавыш бирү өчен уңайлы участокка беркетү турында гаризаларны күп функцияле үзәккә, территория комиссиясенә һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр участок комиссиясенә гариза бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100