news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьдә булуы ихтимал

Сентябрьдә республиканың хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.

Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьдә булуы ихтимал

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын хуплады.

Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә Татарстанның хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.

«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне — сентябрьнең икенче якшәмбесе, шул вакытта әлеге органнарның вәкаләтләренең вакыты чыга», — диде парламентарий.

Хәбибуллин әйткәнчә, Татарстан Президентын сайлау республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. «Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү датасына кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Быел ул сентябрьнең икенче якшәмбесе 13енә туры килә.

Комитет парламентка ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында» гы карары проекты турындагы мәсьәләне киләсе утырышка кертергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100