news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Агиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт бәяләнергә тиеш

Илнең Төп законында Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүе һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүе күрсәтеләчәк.

Шамил Агиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт бәяләнергә тиеш

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Хезмәт кешесе һичшиксез Конституциядә телгә алынырга тиеш, чөнки баш һәм кул белән башкарылган теләсә кайсы эш лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев әйтте.

«Хезмәт кешесен һичшиксез Конституциягә кертергә кирәк, ягъни, башы һәм кулы белән эшләгән кешенең хезмәте һәрчак лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу яктан караганда, төзәтмә бернинди дә шик уятмый. Теләсә нинди хезмәт һәрвакыт бәяләнергә тиеш», — диде Агиев.

Хәзер эшчеләр белән директор һәм түрәләрнең хезмәт хаклары арасында зур аерма бар. Төзәтмәләр бу проблеманы да хәл итәргә булышачак, дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе. 

Алдарак «Татар-информ» Конституциягә төзәтмәләр кертү йөзләп федераль законны үзгәртәчәк дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100