news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү тәртибе расланды

Участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кешедән артмаска тиеш.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү турында закон буенча гомумроссия тавыш бирүнең яңа тәртибен раслады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткәнчә, сайлау комиссияләре өчен гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча тәкъдимнәр Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән. Саклану һәм профилактика чаралары исемлегенә участокка кергәндә температура үлчәү, бер тапкыр кулланыла торган маска һәм перчатка, санитайзер, бер тапкыр тотыла торган ручка, келәмнәрне дезинфекцияләү, социаль дистанция билгеләре керә.

Участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кешедән артмаска тиеш дип планлаштырыла.

Үзәк сайлау комиссиясе катнашучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырган: төп көнгә кадәр тавыш бирү (25-30 июнь), махсус урынга килмичә (шул исәптән йорт яны территорияләрендә) тавыш бирү, өйдә контактсыз тавыш бирү, кайбер төбәкләр өчен дистанцион электрон тавыш бирү һәм «мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә яшәү урыны буенча тавыш бирү. Почта буенча тавыш бирү кулланылмаячак.

Яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар Күп функцияле үзәкләр, территориаль сайлау комиссияләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша 5-21 июньдә биреләчәк, 6-21 июньдә участок сайлау комиссияләре аша гариза бирергә мөмкин булачак.

Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча дистанцион электрон тавыш бирү тәртибен нигез итеп алды, бу мөмкинлекне берничә төбәктә кулланып булачак.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100