news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» Татарстан Президенты сайлауларына үз программасын тәкъдим итте

Сайлау алды программасы 2020 елның 27 июнендә партиянең төбәк конференциясендә каралачак.

 «Бердәм Россия» Татарстан Президенты сайлауларына үз программасын тәкъдим итте

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумына сайлау алды программасы проектын тәкъдим иттеләр. Аның белән хакимият партиясеннән кандидат 2020 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлауга барачак. Документта төп басым кешеләр турында кайгыртуга һәм яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыруга ясалган.

Президиум утырышында программа проекты турында партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Несмелова сөйләде.

«Сайлау алды программасы проекты Татарстан Президентын сайлаулар буенча булачак сайлау кампаниясенең барлык стратегик линияләрен, төбәктә «Бердәм Россия» позициясен чагылдыра, төбәк үсешенең сан һәм сыйфат күрсәткечләрен үз эченә ала һәм аның социаль проблематикасын чагылдыра. Татарстан кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру һәм үз-үзең табу, шул исәптән икътисад һәм эшмәкәрлек үсеше нигезендә мөмкинлекләр тудыра торган республика буларак таныла», — дип сөйләде Несмелова.

Аның сүзләренчә, сайлау алды программасының эчтәлеге Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе белән килештерелә. Программа партиянең төбәк конференциясендә 2020 елның 27 июнендә каралачак, шуннан соң Мәскәүдә «Бердәм Россия» генераль советы раслауга тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100