news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Ирек мәйданы турында экскурсияне өйдән чыкмыйча гына тыңлап булачак

Хәзерге Татарстан Дәүләт Советы бинасы урынында элек нәрсә урнашканын, КАИ бинасы элек нинди булганын аудиогидта тыңлап булачак.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казанлылар өйдән чыкмыйча гына Ирек мәйданы турында экскурсия тыңлый ала. Экскурсияне туган якны өйрәнүче Марк Шишкин үткәрә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аудиогидта Казанның иң танылган мәйданының тарихы турында сөйләнә. Казанда беренче театр кайчан ачылган, Казан Ратушасында чыгыш ясаучылар, элек КАИның 5нче бинасы нинди булган, хәзерге ТР Дәүләт Советы урынында элек нәрсә урнашкан һәм башка кызыклы сорауларга җавап табып булачак.

Экскурсияне «Казанны ачканда» подкастында тыңларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100