news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиева турында: Ул мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде

Татарстан Президенты Камилә Вәлиева белән горурлануын әйтте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Камилә Вәлиева мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде, ә аңа карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел.

«Камилә — беренче. Ул дөньяда иң яхшысы. Шундый мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде. Спортта намус беренче урында булырга тиеш. Ул кызга карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул безнең өчен иң яхшысы. Мин ышанам, ул үзен күрсәтәчәк әле», — диде Президент мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Ул Камилә Вәлиева белән горурлануын әйтте. «Без аның Казанда тууы, һәм татар кызы булуы белән горурланабыз. Без аны чакырырбыз, очрашырбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot