news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә кушты

Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгына экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.

«Милләтчелек, ксенофобия, дини дошманлык һәм көчләү пропагандасын катгый рәвештә чикләвегезне сорыйм», — диде Владимир Путин, үзләре качып йөргән, ә кешеләрне хокук бозу юлына этәрә торган провокаторларны җаваплылыкка җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Федераль Иминлек хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнгәндә җәмәгать тәртибен һәм россиялеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мөһим бурычлар билгеләвен искәртте.

Шулай ук бүгенге очрашуда Россия Президенты көч ведомстволарын балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп итүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100