news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Конституциясенә Путин тәкъдим иткән төзәтмәләр РФ Дәүләт Думасына тапшырылды

Депутатлар илнең Төп законына төзәтмәләр турындагы закон проектын 10 мартта караячак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр РФ Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитетына тапшырылды. Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин шулай дип белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, документ 24 биттән гыйбарәт, аны Конституциядәге үзгәрешләр турындагы закон проектының икенче укылышы вакытында тикшерәчәкләр. Владимир Путин Россиядә рус теле статусын дәүләт хасил итүче халыкның теле буларак билгеләргә тәкъдим итте. Шулай ук Конституциядә Россиянең Советлар Союзының хокуклы варисы икәнлеген күрсәтергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Путин фикеренчә, пенсияләрне елына бер тапкыр индексацияләү дә Конституциядә беркетелергә тиеш.

«Дәүләт Думасында Төп законга төзәтмәләр турындагы закон проектының икенче укылышы – 10 мартка, өченче укылышы 11 мартка билгеләнгән», - диелә хәбәрдә.

РФ Дәүләт Думасының 10 мартта узачак утырышында Конституциягә төзәтмәләр турындагы закон проектын карарга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot