Кукмарада «Татар малае» бәйгесендә ун бала көч сынады

Бер малай хәтта 12 бабасын әйтеп биргән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Кукмара районында «Татар малае» бәйгесенең финалы узды. Анда 5-7 яшьлек ун ир бала көч сынады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Кукмарадагы «Ак калфак» оешмасы әгъзалары сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Һәрберсе зур әзерлек белән килгән. Катнашучылар үз нәсел шәҗәрәләрен дә өйрәнгән. Бер малай хәтта 12 бабасын әйтеп биргән.

Бәйгедә гореф-гадәтләребезне барлау буенча да сынаулар бар. Балалар солдатка озату, аулак өй, яулык җыю, зәрә кебек йола күренешләрен күрсәтә.