news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Федераль программа һәм илкүләм проектларны тулысынча гамәлгә ашыру кирәк

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә уздырды.

Мөхәммәтшин: Федераль программа һәм илкүләм проектларны тулысынча гамәлгә ашыру кирәк
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль программаларны һәм илкүләм проектларны тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә чакырды һәм бу халык сайлаган кешеләрнең эшчәнлеген бәяләү критерийларының берсе булып тора дип саный. Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә барышында ул шул турыда әйтте. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең эшчәнлегегез күп критерийлар буенча бәяләнә: фикер алышуларда ничә тапкыр чыгыш ясавыгыз, закон чыгару инициативаларын эшләүдә ни дәрәҗәдә актив катнашуыгыз, Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын федераль дәрәҗәдә ничек үткәрүегез… Сезнең эшегезнең мөһим өлеше — халык белән эшләү, республика территориясендә гражданнарны кабул итү», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин «Рөстәм Миңнеханов, 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларны исәпкә алып, моңа аерым игътибарыгызны юнәлтүне сорады», — дип искәртте. Ул республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча план күрсәткечләреннән артта калу күзәтелүенә борчылуын белдерде. «Вазгыять гади түгел. Барыннан да элек, бу коронавирус һәм башка факторлар белән бәйле», — диде ул.

Парламент башлыгы кайбер юнәлешләр буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру артта калу белән баруына аерым игътибар итте. «Анализ күрсәткәнчә, биредә дә быелгы ел ахырына кадәр резервлар шактый зур. Җәлеп ителгән һәр федераль сум бик кадерле. Татарстанда федераль максатчан программалар һәм илкүләм проектлар тулы күләмдә гамәлгә ашсын өчен, фикер алышырга һәм чаралар күрергә кирәк», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин 2021 ел «Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы» дип игълан ителүен искәртте, бу республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген ныгытуга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Парламентарийлар, профильле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре узган 9 айда Татарстан Республикасы территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм алдагы чорга уртак эш планы турында фикер алышты. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100