news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Хөкүмәткә Байкал елын үткәрү турындагы мәсьәләне хәл итәргә кушты

Җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин, Иркутск өлкәсе башлыгы Игорь Кобзев, Бурятия башлыгы Алексей Цыденов билгеләнде.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына Иркутск өлкәсе һәм Бурятия хакимиятләре белән берлектә Россиядә Байкал елын үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә кушты, тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Иркутск өлкәсе Хөкүмәте һәм Бурятия Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Россия Федерациясендә Байкал елын үткәрү турында мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк», — диелә йөкләмәдә.

Доклад 2020 елның 1 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш. Җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин, Иркутск өлкәсе башлыгы Игорь Кобзев, Бурятия башлыгы Алексей Цыденов билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot