news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тавыш бирүчеләрнең 78 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган

Россиядә сайлау хокукы булган кешеләрнең 65 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Тавыш бирүчеләрнең 78 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган
Владимир Васильев

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүчеләрнең 78,03 проценты төзәтмәләрне хуплаган. 21,16 проценты төзәтмәләр кертүгә каршы тавыш биргән. Бюллетеньнәрнең 99,01 проценты тикшергәннән соң, Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлау хокукы булган кешеләрнең 65 проценты тавыш бирергә килгән.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньдә башланды, 1 июль сайлауның төп көне итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot