news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күзәтүчеләр тавыш бирү участокларыннан 10,7 мең хәбәр җибәргән

Һәрбер очрак юридик яктан тикшерелде, диде Тимур Какохо.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен җиде көнлек тавыш бирү барышында күзәтүчеләр Татарстандагы сайлау участокларыннан 10,7 мең хәбәр җибәргән. Аларның күбесе расланмаган. Бу хакта журналистларга «Россия юристлары ассоциациясенең» Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо сөйләде.

Спикер әйтүенчә, җиде көн дәвамында онлайн-режимда күзәтүчеләрнең ситуацион үзәге эшләгән. Алар бөтен республика буенча участок комиссияләрендәге хәлне күзәткән.  

«Бүгенге көндә безгә күзәтүчеләрдән 10,7 меңнән күбрәк мөрәҗәгать килде. Алар арасында 886 видеофайл, 5,7 мең фотография, 3,4 мең язма мөрәҗәгать бар», — диде Какохо.

Ул һәрбер хәбәрнең юридик яктан — урыны, вакыты, вакыйга һәм аның катнашучылары тикшерелгәнен әйтте.

«Расланмаган мәгълүматлар да булды. Бәхәсле очраклар булган участоклар да бар иде», — диде Тимур Какохо. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100