news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Татарстанда 80 процентка якын кеше тавыш биргән

Республикада тавыш бирүдә барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше катнашкан.

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Татарстанда 80 процентка якын кеше тавыш биргән
Солтан Исхаков

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашу күрсәткече Татарстанда 79,68 процентны тәшкил иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Без сезнең белән беренче тапкыр тавыш бирүнең бер көн түгел, бер атна дәвам итүе белән очраштык. Бу сайлау участокларында кеше күп җыелмасын өчен эшләнде. Гражданнарның сәламәтлеген коронавирус пандемиясеннән саклау, һичшиксез, үз төзәтмәләрен кертте», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Россия һәм Татарстан халкының бу плебисцитка карата кызыксынуы бик югары булуын билгеләп үтте. Республикада 2,3 миллионнан артык кеше тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100