news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

Дәүләт Советы Рәисе сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәген әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде
татар-информ архивы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде.

«Эш группасында узган дискуссияләрдән соң ышанып әйтәм: беренче чиратта үзгәрешләр Россия Федерациясе гражданарын социаль яклауга юнәлтелгән. Сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Димәк, финанслау артачак һәм файдалана алу мөмкинлеге артачак. Кешеләрнең үз-үзләрен тоту тәртибен һәм дарулар булдыру пандемияне бетерергә ярдәм итәчәк», — ди ул.

Кешеләрне эшсезлек мәсьәләсе борчуын ассызыклады. «Хөкүмәт эш урыннарын булдыру һәм кредитлар алу мөмкинлеген арттыру, яңа бизнес ачу мөмкинлеген булдыру өчен 5 триллионга якын суммага программа төзи. Бу чаралар Россия халкының тормышы тизрәк элекке ритмга кайтару өчен эшләнә», — ди Дәүләт Советы Рәисе

Мөхәммәтшин Конституциягә беренче тапкыр эшләүче кешеләрнең хезмәт хакының минималь хезмәт хакыннан ким була алмавы турында язылуы турында әйтте. «Хәзер бу — югары закон», — дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100