news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшыртачак

Илнең чәчәк атуы турында уйлаучы кешеләр Россиянең Төп законына төзәтмәләр өчен тавыш бирергә тиеш, дип искәртте Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе.

Владимир Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшыртачак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россиянең үсешенә һәм анда яшәүче гражданнарга яхшы йогынты ясаячак. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча Иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов шундый фикерен белдерде.

«Илнең чәчәк атуы һәм халык турында уйлаучы кешеләр участокларга барырга һәм тавыш бирергә тиеш. Чөнки Конституциягә күп кенә компетентлы кешеләр тарафыннан кертелгән төзәтмәләр социаль өлкәдә дә, медицина тармагында да, башка юнәлешләрдә дә россиялеләрнең тормышын күпкә яхшырак һәм үтемлерәк итәчәк», - дип искәртте Владимир Вавилов.

Ул билгеләп үткәнчә, участокларга барып, сүздә генә түгел, ә чынбарлыктагы якты киләчәк өчен тавыш бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100