news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Конституция буенча тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итәчәк

Тавыш бирү көнендә барлык сайлаучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә ниятлиләр.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү халык өчен мөмкин кадәр ачык рәвештә узачак, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Татарстан тавыш бирүне сайлаучыларның һәм сайлау комиссияләрендә эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып үткәрергә әзерләнә. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү мәсьәләсе тикшерелә», - дип искәртте Кондратьев.

Аның сүзләренчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән сөйләшүләр үткәрә. «Илнең төп документына төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын оештырганда, гражданнарның сәламәтлеген саклауга төп игътибар биреләчәк», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен раслады. Плебисцит 2020 елның 1 июленә билгеләнгән. Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге катнашындагы киңәшмә вакытында ил башлыгы россиялеләрне тавыш бирү көнендә активлык күрсәтергә чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100