news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан праймеризда катнашучылар документлар тапшырды

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Равил Хөснуллин, Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов һәм башкалар булачак праймеризда катнашачак.

Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан праймеризда катнашучылар документлар тапшырды

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Быел көз Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. «Бердәм Россия» партиясе анда үз кандидатларын праймериз аша, ягъни партия эчендә иң лаеклыларны сайлап алып тәкъдим итәчәк. Праймериз төпле кандидатларны билгеләргә, шулай ук сайлау алды агитациясе вакытында сайлаучыларның гозерләрен җыярга мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Равил Хөснуллин, һәм шулай ук башка депутатлар, шул исәптән, Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов һәм башкалар булачак праймеризда катнашу өчен бүген документларын тапшырды.

«Праймериз кандидатлардан лаеклыларны сайларга мөмкинлек бирә. Минем Россия Дәүләт Думасында эшләү дәверендә бик күп эшләр җыелды, аларны тәмамларга кирәк. Болар — торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау өлкәләренә карый торган мәсьәләләр», — диде Равил Хөснуллин «Бердәм Россия» бүлегенә документларын тапшырганнан соң.

Праймериз вакытында кандидатлар сайлаучылар белән очраша һәм кешеләрне борчыган проблемаларны белешә. «Без кабул итә торган закон проектлары һәм законнарга төзәтмәләр — болар барысы да сайлаучыларның теләген исәпкә алып эшләнә», — дип аңлатты Равил Хөснулин.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең праймеризы, ягъни беренчел тавыш бирү чарасы 2021 елның 24-30 маенда узачак. Праймериз нәтиҗәләре буенча Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100