news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: Батырлар истәлеге сакланырга тиеш

Илнең Төп законына тарихи дөреслекне саклау турындагы пункт кертеләчәк.

Андрей Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: Батырлар истәлеге сакланырга тиеш
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россия халкы кылган батырлык онытылмаска, аның турында истәлек буыннан буынга тапшырылырга тиеш, Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турында төзәтмә нәкъ менә шуның өчен кирәк. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

«Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан торган саен ераклаша барабыз. Тиздән Бөек Җиңүнең — 80, аннары 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ул чагында инде ветераннар калмаячак. Киләсе буыннар без горурлана торган әлеге истәлекне тапшырырга һәм барлык әйберләр без күнеккән рәвештә калсын өчен тырышырга тиеш», — диде галим.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый төзәтмәнең кертелүе — буыннарның күчүчәнлеге күрсәткече.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100