news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кораллы көчләре турында фейк өчен җәза хакында төзәтмәләр Думага кертелде

Ялган хәбәрләр тараткан өчен 3-15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралырга мөмкин.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). РФ Кораллы көчләренең гамәлләре хакында дезинформация тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында РФ Җинаять кодексына төзәтмәләр Дәүләт Думасына кертелде.

Бу хакта журналистларга документның авторы — Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Беренче өлеш — гомуми, ул мондый фейклар ясау һәм аларны таратуга кагыла. Аның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган», — дип аңлатты парламентарий.

Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, фейк саналган мәгълүмат хезмәт урынын файдаланып, төркем яки оешкан төркем белән, интернет аша яки киң таратуның башка мөмкинлекләрен файдаланып таратылса, ул чакта җәза кырысрак: биштән ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

«Әгәр фейкларны таратучы зат аларның ялган булуын һәм җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерәсен белгән булса, ул чакта җәза — 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү», — дип өстәде Пискарев.

Элегрәк Роскомнадзор Россия массакүләм мәгълүмат чараларыннан Украина территориясендә махсус операция турында язганда Россия рәсми чыганакларындагы мәгълүматтан гына файдалануны һәм кайбер терминнарны кулланмауны таләп иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100