news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Горбачевны 90 яшьлеге белән тәбрик итте һәм аның тарихка йогынтысын бәяләде

Россия Президенты СССРның элеккеге Президентына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин СССРның элеккеге Президентын, Халыкара социаль-икътисади һәм сәяси тикшеренүләр иҗтимагый фонды башлыгы Михаил Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы үзенең котлау телеграммасында Советлар Союзының соңгы лидерының тарихи роленә бәя биргән. «Сез хаклы рәвештә ил һәм дөнья тарихына сизелерлек йогынты ясаган күренекле кешеләр, бүгенге заманның мәшһүр дәүләт эшлеклеләре плеядасына керәсез», - дип искәртте ул.

Путин билгеләп үткәнчә, профессиональ һәм тормыш тәҗрибәсе, энергия һәм иҗат потенциалы Горбачевка «иҗтимагый, агарту эшендә актив катнашырга, халыкара гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга игътибар бирергә» ярдәм итә.

РФ Президенты сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесенә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Михаил Горбачев 1931 елның 2 мартында туган. 1985 елдан – КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре. 1990 елның мартында халык депутатларының чираттан тыш съезды аны СССР Президенты итеп сайлап куя. Горбачевның 1991 елның 25 декабрендә отставкага китүе Советлар Союзы таркалуның формаль рәвештә тәмамлануы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100