news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәптә туклануны оештыру сыйфатын бәяләячәк

Республика парламенты президиумы утырышын мәктәпләрдә кайнар ризык белән туклану темасына багышлаячаклар.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәптә туклануны оештыру сыйфатын бәяләячәк

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә туклануның сыйфатын һәм ничек оештырылуын тикшерәләр.

Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча кайнар линия эшләгән вакытта сөйләде.

Ларионова әйтүенчә, 11 февральдә республика парламенты президиумы утырышы булачак. «Барлык депутатлар да үзләренә беркетелгән округ мәктәпләренә йөри, алар урыннарда туклануны оештыруны бәяли, балалар, ата- аналар, педагоглар белән аралаша», - диде ул.

Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе республикада кайнар ризык белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирелүен, әмма бу тема буенча сораулар килү дәвам итүен әйтте.

«Суынган ашлар буенча мөрәҗәгатьләр күп. Ризык әзерләнә, ләкин ул кайнар чакта гына тәмле. Бала салкын ботканы ашамый. Димәк, әлегә хәл ителмәгән проблемалар бар, игътибар итәргә кирәк булган мәсьәләләр дә бар», — дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100