news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия»леләр үзенчәлекле балаларга дистанцион уку өчен планшетлар сатып алды

Дмитрий Медведев партия әгъзаларын коронавирус пандемиясе белән көрәштә ярдәм итүгә взносларны кулланырга чакырды.

«Бердәм Россия»леләр үзенчәлекле балаларга дистанцион уку өчен планшетлар сатып алды
«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

(Казан,1 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге активистлары инвалид балалар тәрбияләүче мәдәният хезмәткәрләре гаиләләренә планшетлар тапшырды. Оргтехника дистанцион укыту өчен кулланылачак. Акциядә партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаджетлар алучылар арасында Филипповлар гаиләсе дә бар иде. Әнисе Светлана 1996 елдан бирле Питрәч районы мәдәният йортында киемнәр тегүче булып эшли. Ул үзешчән сәнгать коллективлары һәм солистлар, «Непоседа» балалар театр студиясе һәм «Балкыш» халык театры спектакльләре өчен костюмнар реставрацияли һәм тегә. Светлананың ире Сергей Филиппов шофер булып эшли.

Планшетларны шулай ук Апас районыннан Салаватуллиннар, Кама Тамагы районыннан Таловлар, Теләче районыннан Шәяхмәтовлар, Зәйдән Борһановлар, Буа районыннан Захаров һәм Чирмешән районыннан Шакировлар гаиләләре алды. Оргтехникадан тыш, бердәмроссиялеләр балаларга китаплар һәм зур тортлар бүләк итте.

Элегрәк «Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев партия әгъзаларын коронавирус пандемиясе белән көрәштә ярдәм итүгә членлык взносларын кертергә чакырган иде. Җыелган акчаларны медицина учреждениеләренә һәм мәктәп укучылары өчен гаджетлар сатып алуга тоталар.

Татарстанда «Бердәм Россия» вәкилләре 1,5 млн сумга якын акча җыйган, акча җыю дәвам итә. «Бердәм Россия» башкарма комитеты хезмәткәрләре, партиянең беренчел оешма секретарьлары, җирле Совет депутатлары үзләренең бер көнлек хезмәт хакы күләмендә взнос күчерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100