news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Чиста сайлаулар өчен» корпусы референдумга кызыксыну зур булуын әйтте

Бүген тавыш бирү 82 сайлау участогында уза.

Татарстан «Чиста сайлаулар өчен» корпусы референдумга кызыксыну зур булуын әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Чиста сайлаулар өчен» корпусының штаб җитәкчесе, үзара салым буенча узучы референдумнарга нәтиҗәләр ясап, гражданнарның тавыш бирүгә омтылышлары зур булуын әйтте. Бу хакта Марсель Гәрәев журналистлар белән аралашканда хәбәр итте.

«Быел безнең күзәтүчеләр алдында референдум барышын бәяләү генә түгел, ә үзара салым программасын үткәрү тәҗрибәсе турында гражданнар арасындагы фикерне белү бурычы да тора. Безнең күзәтүчеләр гражданнарның референдум процессына тартылуы зур булуын әйтәләр», — диде спикер.

Ул узган еллар тәҗрибәсе буенча гражданнар үзләре дә инфраструктура үзгәрешләре турында: кайдадыр юллар мәсьәләсе хәл ителүен, кайдадыр яктырту яхшыртылуын, кайдадыр спорт объектлары төзелүен әйтә. Кешеләр үзләре өчен нинди мәсьәләләр кирәклеген үзләре хәл итә», — диде Гәрәев.

Җирле референдумнар 17 ноябрьдә башланды. Бүген тавыш бирү Татарстанның 17 районындагы 82 сайлау участогында уза. Тавыш бирү республиканың Арча, Әгерҗе, Түбән Кама, Биектау, Спас һәм башка районнарында бара.

«Аларның барысында да безнең күзәтүчеләр бар. Оператив режимда алардан алынган барлык мәгълүмат безнең ситуацион үзәккә килә. Анда без бу мәгълүматны эшкәртәбез, оператив рәвештә хокукый бәя бирәбез. Хәзерге вакытта нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмады, барысы да штат режимында уза», — диде Гәрәев.

Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика бюджетыннан бирелә торган акча күләме муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының бер сумына карата дүрт сум күләмендә билгеләнгән.



Галерея: Интервью с руководителем штаба Корпуса «За чистые выборы» в РТ Марсель Гараев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100