news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов: Татарстан - иң яхшы төбәкләр бишлегендә, бу – барлык команданың эше

Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов ТР Хөкүмәтенең яңа составы өлешчә билгеләнү уңаеннан шундый фикерен белдерде.

Гыйльметдинов: Татарстан - иң яхшы төбәкләр бишлегендә, бу – барлык команданың эше
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан - күп кенә юнәлешләр буенча ил күләмендә иң яхшы төбәкләр бишлегендә, бу - Хөкүмәттәге барлык команданың уңышы. Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов ТР Хөкүмәтенең яңа составы өлешчә билгеләнү уңаеннан шундый фикерен белдерде.

«Күргәнегезчә, бүген расланган составта шул ук кешеләр, мәгариф министрыннан тыш, үзгәрешләр юк. Алар инде күпмедер вакыт эшли, Хөкүмәт һәм халык тарафыннан аларга карата дәгъвалар юк», - диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшь җитәкчеләр бик күп һәм бу дөрес тә, чөнки яшьләр эшләргә тиеш.

«Президент һәм аның командасы республика өчен күп эшләр башкара. Әлеге нәтиҗәле эштән башка Татарстан мондый уңышларга ирешмәс тә иде. Ул күп кенә юнәлешләр буенча ил күләмендә алдынгы биш төбәк арасына керә», - дип сүзен йомгаклады Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100