news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Аркадий Дворкович Россельхозбанк күзәтүчеләр советының яңа башлыгы итеп билгеләнде
Ул әлеге вазифада авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевны алыштырды.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович Россельхозбанк күзәтүчеләр советының яңа башлыгы итеп билгеләнде. Ул әлеге вазифада авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевны алыштырды, дип яза «Известия».
Банк материалларыннан күренгәнчә, Дворкович, шулай ук дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык башлыгы Дмитрий Пристансков Россельхозбанк директорлар советының яңа әгъзалары итеп билгеләнгән. Калган җиде кеше совет составына узган елда да кергән.
iz.ru порталы моннан алдарак хәбәр иткәнчә, Дворкович «Роснано» корпорациясе директорлар советы рәисе итеп яңадан сайланган иде. Ул 2015 елның июлендә компаниянең директорлар советы әгъзасы булды, шуннан соң аның рәисе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot