news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирде

Гомуми сайлаучылар санының 69, 85 проценты тавыш бирүдә катнашты.

Татарстанда 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирде
татар-информ архивы

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда беренче июльгә кадәр 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте.

“Шунысын төгәл әйтә алам: тавыш бирү хокукына ия булган гражданнарның күпчелеге тавыш бирде. 30 июнь киченә 2 056 727 кеше тавыш бирде, бу гомуми сайлаучылар санының 69, 85 процентын тәшкил итә”, - ди Андрей Кондратьев.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100