news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бюллетеньнарның биш проценты эшкәртелгән

Андрей Большаков тавыш бирүнең гадәти булмаганын искәртте.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бюллетеньнарның биш проценты эшкәртелгән
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать кичке 20.00 гә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирелгән бюллетеньнарның биш проценты эшкәртелгән. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков искәртте.

Эшкәртелгән бюллетеньнар буенча, 69,76 процент кеше төзәтмәләр яклы, 29, 23 процент кеше төзәтмәләргә каршы тавыш биргән.

Андрей Большаков Exit-pool мәгълүматларын да җиткерде. Болар рәсми саннар түгел, ә тикшеренүләр буенча якынча нәтиҗәләр булуын искәртте. Exit-pool белешмәләре буенча, халыкның 76 проценты Конституциягә төзәтмәләр яклы, 23,6 проценты аларга каршы тавыш биргән.

КФУ галиме Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге өйдә тавыш бирүне исәпкә алмаганын искәртте. «Без беләбез, бу юлы өйдә тавыш бирү актив булды. Тулаем алганда, бу нәтиҗәләрне үзгәртер дип уйламыйм, ләкин ул саннарны да кушсак, төзәтмәләр яклы тавыш бирүчеләр артачак», — диде.

Андрей Большаков бу юлы сайлау гадәти булмаган тавыш бирү булуын искәртте. «Ул атна дәвамында барды. 25 июньдә башланды. Әле ил тарихында мондый хәл булганы юк иде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100