news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында: Без киләчәккә Россиянең нигезен ясыйбыз

Татарстаннан сенатор илнең Төп законында үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашты.

Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында: Без киләчәккә Россиянең нигезен ясыйбыз

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Россия Конституциясенә булачак төзәтмәләр алдагы дистә елларда Россия таянып торачак нигез булырга тиеш. Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов тавыш бирү участогында шундый фикер белән уртаклашты.

«Россиянең зур сәяси вакыйгасында катнашам кебек тоела. Бүгенге тавыш бирү юлы белән без булачак Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм рухи корылмасын булдырабыз. Якындагы дистә елларда Россия шуңа таянып эш итәчәк, башка үзгәрешләр кирәк булмас, дип өметләнәм», — диде Олег Морозов.

Үзгәрешләр бик киң күләмле. Шуңа күрә бик зур, мөһим вакыйгада катнашу хисе туа. Тавыш бирергә килмичә ярамый иде. Мәҗбүри рәвештә тавыш бирергә кирәк иде, мин Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплап, тавыш бирүемне яшермим. Һәм миңа, татарстанлы буларак, бу төзәтмәләрдә күпмилләтле илебезнең бердәм мәдәнияте буларак тел, этнос, мәдәният бердәмлеге, мәдәниятләрнең тигез хокуклылыгы булу мөһим иде», — ди ул.

Татарстан башкарган эшләрнең күбесе хәзерге Конституциягә һәм аның текстларына төзәтмәләргә күчте, дип өстәде ул.

«Хәзерге Конституция 27 ел гамәлдә булды. Ул уңышлы эшләде, без аны үзгәртмәдек диярлек. Бу елларда шулкадәр күп сораулар җыелды, ә аның текстына карата дәгъвалар да бар. Әгәр без аны үзгәртмәсәк, Конституция үзе безнең ил үсеше юлында каршылык булыр иде. Анда күп нәрсә вакыт таләп иткән нәрсәләргә туры килми торган булыр иде Бүгенге тавыш бирү белән без аны вакытка һәм Конституциягә туры китердек», — ди сәясәтче.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100