news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бәширов: Яңартылган Конституция халыкчан булачак

Россия политологы фикеренчә, Россия халкы сайлауларда аңлы рәвештә тавыш бирә.

Марат Бәширов: Яңартылган Конституция халыкчан булачак
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә җаваплы караган һәм тавыш бирүне аңлы рәвештә башкара. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган онлайн конференциядә политолог Марат Бәширов сөйләде.

«Минемчә, әлеге Конституция тулы хокук белән „халык Конституциясе“ статусын алырга мөмкин», — дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимы ярдәмендә күп кенә россиялеләр тәкъдим ителгән үзгәрешләрне җентекләп өйрәнгән. «Бу — аңлы рәвештә тавыш бирү, чөнки халык илебезнең Төп законы — РФ Конституциясе өчен тавыш бирүен аңлап кабул итә», — диде Бәширов.

  • Бүген Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100