news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклау

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты.

Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклау

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга: гражданнарның социаль хокукларын яклауга, дәүләт идарәсен камилләштерүгә кагыла. Бүген тавыш бирүдә катнашкан Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

«Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә — бу бик мөһим норма. Алар (төзәтмәләр — Т-и иск.) күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне яклауны һәм саклауны гарантияли», — диде Гыйльметдинов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак. «Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50 тирәсе федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу — декларатив нормалар гына түгел», — дип искәртте депутат.

Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 30 июнь киченә Татарстанда 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100