Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Евгений Солтанов: Конституциягә төзәтмәләр турында Путин белән җиде ел элек сөйләштек
«Без утызлап кеше дүрт сәгатьләп Конституция проблемалары турында фикер алыштык. Шул вакытта аңа: „Конституцияне үзгәртер вакыт җитте“ дидек», - дип сөйләде КФУ галиме.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында Россия Президенты Владимир Путин белән җиде ел элек үк сөйләшү булган. Бу КФУ конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзасы Евгений Солтанов Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә сөйләде.
Ул 2013 елда РФ Конституциясенең 20 еллыгына Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу булганын искәртте.
«Без утызлап кеше дүрт сәгатьләп Конституция проблемалары турында фикер алыштык. Шул вакытта аңа: „Конституцияне үзгәртер вакыт җитте“ дидек. Ул: „Сораулар җыелды, ләкин иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә тамырдан үзгәреш булмады, Конституцияне кардиналь рәвештә үзгәртү кирәкми, ә төзәтмәләр буенча уйларбыз“ дигән иде», — дип сөйләде Евгений Солтанов.
Ул шул вакытта ук Владимир Путинның очрашуда катнашучыларны төзәтмәләр буенча искәрмәләр, тәкъдимнәр әзерләргә өндәгәнен әйтте. Евгений Солтанов фикеренчә, "Путин Конституция нечкәлекләрен бик яхшы белә".
КФУ галиме Конституциягә төзәтмәләр буенча Федерация Советына да, Иҗтимагый палатага да меңләгән тәкъдим килгәнен искәртте. «Хәзерге гамәлдәге Конституциядә Россия җәмәгатьчелеге турында берни юк диярлек. Иҗтимагый корылыш юкка чыкты. Минем карашка, бөтенроссия тавыш бирүдә халык төзәтмәләр яклы чыкса, алгарыш булачак. Дәүләт һәм җәмәгатьчелек үсеше өчен хокукый юл ачылачак», — диде Солтанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз