news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия башлыгы вазифасына җиде кандидат дәгъва итә

Чувашия Республикасы башлыгын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Чувашия башлыгы сайлауларына җиде кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Чувашиянең Үзәк сайлау комиссиясе республика башлыгы вазифасына кандидатлардан документлар кабул итә башлады. Беренче көнне үз-үзләрен тәкъдим итүче ике кеше — Чувашия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев һәм Юрий Шакеев документларын тапшырды.

«Россия патриотлары» сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән кандидат Сергей Матвеев — 25 июньдә, «Россия пенсионерларының социаль гаделлек партиясе» нең Чувашия Республикасындагы төбәк бүлегеннән кандидат Николай Степанов 26 июньдә документлар тапшырды. Тагын үз-үзләрен күрсәтүче ике кеше — Николай Коклейкин һәм Андрей Ильдеменов 29 июньдә Чувашия Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырган.

30 июньдә Чувашия Үзәк сайлау комиссиясе республика башлыгы вазифасына Александр Андреевны кандидат итеп тәкъдим итү өчен документлар пакетын кабул итте. Аны «Россия Федерациясе коммунистик партиясе» сәяси партиясенең республика бүлеге тәкъдим итә.

Шулай итеп, 1 июльгә Чувашия башлыгы вазифасына җиде кандидат теркәлгән.

Чувашия Республикасы башлыгын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100