news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче нәтиҗәләр: 74 процент тавыш бирүчеләр Конституциягә төзәтмәләрне хуплаган

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә барлыгы 65 процентка якын сайлаучы үз тавышын биргән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрне хуплап россиялеләрнең 74,1 проценты тавыш бирде, 24,97 процент төзәтмәләргә каршы чыкты, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе беркетмәләрнең 30 процентын эшкәртү нәтиҗәләре буенча.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә барлыгы 65 процентка якын сайлаучы үз тавышын биргән. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова бу нәтиҗәне бик яхшы дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100