news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне итеп билгеләде

Россия Президенты Covid-19 коронавирусы таралуны кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне итеп билгеләде
http://kremlin.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне итеп билгели торган указны имзалады. Ул Россия халкыннан илнең Төп законыны төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә активлык күрсәтүен сорады. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген бу хакта Путин Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән киңәшмәдә сөйләде.

РФ Президенты үз чыгышында Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Роспотребнадзор җитәкчелегеннән, Covid-19 коронавирусына бәйле рәвештә, куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирүне сорады.

Владимир Путин шулай ук төбәк җитәкчеләренә, кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы турында кайгырту зарурлыгыннан чыгып, тавыш бирүне оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, куркынычсызлык мәсьәләләре тавыш бирүгә әзерлектә өстенлекле булып калырга тиеш.

«Безнең гражданнарга гомумроссия тавыш бирүендә актив катнашсыннар өчен мөрәҗәгать итәм. Сүз Төп закон — Конституция турында бара. Ул илнең, безнең һәм балаларыбызның тормыш нигезендә ята һәм социаль мөнәсәбәтләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп хокукый һәм төп юридик гарантияләрне, безнең халыкара партнерлар белән үзара хезмәттәшлек принципларын билгеләячәк», — диде Владимир Путин.

РФ Президенты бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100