news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Хоспис өчен түләүсез җир турында закон кабул итүгә ирешәчәкмен

Дәүләт Думасы депутаты татарстанлыларны Казандагы икенче хоспис төзелешенә ярдәм итәргә чакырды.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов дәүләт тарафыннан хоспислар төзү өчен бушлай җир бирү турындагы закон кабул итүгә ирешәчәк. Бу хакта парламентарий туры эфирда үзе сөйләде.

«Мин федераль закон проектын керттем, аны Хөкүмәт әлегә хупламады, әмма мин аны кире алмыйм. Дәүләт хоспис кебек учреждениеләр өчен бушлай җирне бернинди шартларсыз бирергә тиеш», - диде депутат.

Закон чыгаручыларның кисәтүләре мошенниклар пәйда булуга кагылышлы булган - әйтик, намуссыз кешеләр хоспис урынына сәүдә үзәге төзергә тырышырга мөмкин. Шуңа да карамастан, Фәррахов әлеге законны кабул итүгә ирешәчәген искәртте.

Депутат сүзләренчә, тагын бер яки ике ай яшисе калган кеше өйдәге кебек үк ярату һәм кайгыртуда булырга тиеш. Аңа сыйфатлы паллиатив ярдәм күрсәтү мөһим.

Айрат Фәррахов Казан хосписына һәм Анжела Вавилова исемендәге фондка ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Хоспис эшчәнлегендә кирәкле акчаның 60 проценты - ул битараф булмаган кешеләрдән кергән ярдәм.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, бүгенге бина җитәрлек түгел иде. Шуннан Республика клиник хастаханәсе районында монолит төзелеше башланды. Тагы да зуррак яңа хоспис. Аны төзедек тә инде — бу юлы да бик күп кеше биргән акча хисабына төзелде. Мин алга таба да, кем булдыра ала, барыгызны да хосписка ярдәм итәргә чакырам. Владимир Вавилов - без аны төзеп бетерәчәгебезгә гарант. Бу хоспис киләчәктә бик күп кешеләргә ярдәм итәчәк», - дип йомгаклады Айрат Фәррахов.

Хәзерге вакытта Казанда икенче хоспис төзелеше барышы һәм аны төзеп бетерүдә ничек ярдәм итеп булуы турында тулырак Sntat.ru порталында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100