news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституция турында Большаков: Хокукый суверенитет санкцияләр аркасында кирәк

Илнең Төп документында милли Россия хокукының халыкара өстенлеген ныгытачаклар.

Конституция турында Большаков: Хокукый суверенитет санкцияләр аркасында кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Конституциягә хокукый суверенитет турындагы төзәтмә кирәк, чөнки Россия инде берничә ел санкция шартларында яши. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков әйтте.

«Әгәр без халыкара хокукның милли [Россия] хокуктан өстен булуына мөмкинлек бирсәк, бу инде без Европа санкцияләре алдында капитуляциягә риза булабыз дигән сүз. Безгә бары тик кулларны күтәрергә һәм Көнбатышка биреләбез, дип әйтергә генә кала», - дип искәртте галим.

Ул бу төзәтмә иҗтимагый яктан хупланачак, чөнки бу халык һәм сәяси сыйныф мәнфәгатьләрендә булачак, диде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100