Фәррахов: Үз-үзеңне изоляцияләү чорында урамга чыгу режимын кертү - дөрес адым

Чара гражданнарны күзәтеп торырга һәм алар белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында урамга чыгу режимын кертү гражданнарны күзәтеп торырга һәм алар белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бизнес өчен түләүсез «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә  Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

«Татарстан инде урамга чыгу режимын үзләштерде, һәм бу дөрес адым. Ул һәр кешене күзәтеп торырга һәм аның белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Фәррахов.

Россиядә, парламентарий сүзләренчә, зарарлану темплары 27 процентка арткан. «Кичә 500 очрак өстәлде. Хәзер иң борчыганы -табибларның авыру йоктыруы. Табибларның максималь белем алуы һәм алар эшчәнлеге өчен бөтен кирәкле һәм мөмкин булганның барысын да булдыру бик мөһим. Медицина оешмасы күзлегеннән чыгып билгеләнгән иң төп принцип – авыруны ачыклау, аны башкалардан аеру, дәвалау», — дип өстәде спикер.

Бүгенге көндә АКШта зарарлануның яңа очраклары буенча рекорд куелды, әмма үсеш темплары анда тестлаштыру үткәрү мөмкинлекләре булмау белән чикләнгән.

«Италиядә үсеш темпы 4 процентта - бу, шактый аз, мөгаен, биредә авыруның иң югары ноктасы узылгандыр. Италиядә үлүчеләр саны кими. Безнең карашка, үсеш темплары һәм иң югары ноктасын алар узганнардыр», - дип сөйләде Фәррахов.

Швеция, Япония, Көньяк Корея цифрлы технологияләр куллана, алар локдаунны булдырмый кала алалар, бернинди һәлакәт юк, һәм хәзер Россия Хакимияте бу илләрнең уникаль тәҗрибәсен күзәтә, дип нәтиҗә ясады ул.