news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстан Думага сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризына әзер

Тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр электрон формада узачак, сайлаучыларны раслау Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылачак.

Мөхәммәтшин: Татарстан Думага сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризына әзер

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда яңа чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү башлануга барысы да әзер. Праймериз максималь рәвештә ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булачак.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта хәбәр итте.

«Безнең өчен 2021 ел сайлау кампаниясенең нәтиҗәләре мөһим, чөнки Татарстан Дәүләт Думасында “Бердәм Россия" сәяси партиясеннән дә, тулаем республикадан да вәкиллекне саклап калырга ниятли», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында алты партия округы һәм партия исемлекләре буенча Татарстаннан сайланган 15 депутат эшләвен искәртте.

Тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр электрон формада узачак, сайлаучыларны раслау Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100