news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОСАГО полисы: Татарстанда аны кемнәр ярты бәягә рәсмиләштерә ала

ОСАГО полисы: Татарстанда аны кемнәр ярты бәягә рәсмиләштерә ала
Фото: © «Татар-информ»

ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә татарстанлыларның аерым категорияләре чыгымнарның бер өлешен каплауга исәп тота ала. Әлеге ташламадан кемнәр файдалана ала. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Компенсацияне кемнәр алырга мөмкин

ОСАГО полисын рәсмиләштерү чыгымнарының бер өлешен транспорт чарасы медицина күрсәткечләре буенча тәкъдим ителгән автомобиль хуҗалары каплый ала. Мондый киңәш реабилитация һәм абилитация программасында чагылыш табарга тиеш.

Түбәндәге категорияләр компенсация алу хокукына ия:

- балигъ булган гражданнар инвалид йә аларның законлы вәкилләре;

- инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары яки попечительләре.

Компенсация күләме

Дәүләт ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 процентын каплый.

Гаризаны карау сроклары

Россия Социаль фонды полис хуҗасының гаризасын, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алынган мәгълүматларны 5 эш көне дәвамында карый.

Әгәр карар кабул итү өчен документлар яки мәгълүмат җитәрлек булмаса, гаризаны карауны күп дигәндә 5 эш көнгә туктатырга мөмкиннәр. Бу вакыт эчендә Социаль фонд җитмәгән белешмәләрне соратып ала.

Барлык кирәкле документлар һәм мәгълүматлар җыелгач, Социаль фонд шулай ук 5 эш көне эчендә хәлиткеч карар кабул итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot