news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полина Шевчук: Әти «Интертат»ның күпчелек журналисты өчен укытучы һәм остаз булды

«Интертат»ның баш мөхәррире Владимир Шевчук һәм газетаның барлык командасы үзләре өчен электрон матбугатның бөтенләй үзгә дөньясын ачты», - диде журналист.

Полина Шевчук: Әти «Интертат»ның күпчелек журналисты өчен укытучы һәм остаз булды
Владимир Васильев

«Интертат» электрон газетасында 2002-2005 елларда эшләгән, хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында мөхәррир булып эшләүче Полина Шевчук әтисе Владимир Шевчукның «Интертат» редакциясенең күпчелек журналисты өчен укытучы, остаз булуын әйтте.

«Әтием – «Интертат»ның баш мөхәррире Владимир Шевчук һәм газетаның барлык командасы үзләре өчен электрон матбугатның бөтенләй үзгә дөньясын ачты. Журналистларның мәкаләләрен бастырып чыгаруын, аның төзәтмә, өстәмәләр кертүен хәтерлим. Аңлашылмаган урында сорау билгеләре куя иде әти. Соңыннан үз кабинетында һәр автор белән аның материалы турында фикер алыша, аңлата, өйрәтә иде», - диде ул.

Полина Шевчук «Интертат» электрон газетасы ачылганнан бирле редакциядә эшли башлаган. «Ул вакытта студент кына идем әле. «Интертат» электрон газетасы минем өчен әле бер дә билгеле булмаган яңа матбугат чарасы булып кабул ителде. Миңа анда эшләве кызык булды. «Шушы урында һәм хәзерге вакытта» режимы минем өчен алга таба эшләргә этәргеч бирде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Хәзерге көн белән чагыштырганда ул вакытта тизлек бөтенләй башка иде. Тик ул вакыт өчен онлайн форматлы газета башка, яңа мәгълүмат бирү реалияләренә ияләшергә мәҗбүр итте. Төгәл, сыйфатлы һәм кызыклы электрон газета булуы белән истә калган», - дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100