Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Полина Гагарина Казанда зур концерт залы төзелеше буенча мөрәҗәгать белән чыгарга ниятли
Татарстан башкаласында киңкүләмле концерт мәйданчыгы булмау – зур җитешсезлек, диде җырчы.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Россиянең танылган җырчысы Полина Гагарина Казанда яңа зур концерт залы төзелеше белән бәйле петиция төзергә ниятли. Бу хакта ул бүген «Маяковский» иҗади киңлегендә Казан җанатарлары белән фан-очрашуда белдерде.
“Казанда зур концерт залы пәйда булуын телим. “Пирамида” һәм “Эрмитаж” концерт карарга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый, бу чараның (Полина Гагаринаның шоу-концерты) ни дәрәҗәдә киң күләмле икәнлеген күрсәтәсе килә, ничәнче тапкыр моңа ирешә алмыйбыз. Барыгызга да мөрәҗәгать итәм, хатлар, петиция язачакмын, матур сәхнәле зур концерт залы булуын телибез”, – диде башкаручы.
“Казан – шундый искиткеч, матур һәм зур мәдәни үзәк, башкала. Биредә зур концерт залы булмау – зур җитешсезлек”, – дип өстәде ул.
Гагарина фан-очрашуга килгән барлык кунакларны бу инициативага кушылырга һәм петицияне имзаларга өндәде. Теркәү исемлеге буенча бүген «Маяковский» үзәгендә 400дән артык кеше җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз